АРЫТУ ф. 1) Хәлсезләндерү, ардыру, хәлдән тайдыру. Чөнки бүген шактый арытты, ватты, душта коенып алырмын да ял итәрмен, дигән иде. З.Хөснияр

2) Ялыктыру, туйдыру. Кешеләр белән аралашу арыта, ялыктыра, ялгыз калып уйланасы иде, дисең. Ш.Галиев

Арыта төшү Бераз арыту. Качышлы уены да арыта төште аларны. Н.Максимов

Арытып бетерү Тәмам, хәлдән тайганчы арыту. Әле – бер, әле икенче нәрсәне күрсәтеп, үз гомерендә Бөгелмәдән ары чыгып йөрмәгән Гөлҗиһанга юл буе нәрсәдер сөйләп арытып бетергән иде. Ф.Латыйпов

Арытып җибәрү Бераз, берникадәр арыту. Кайвакыт Камәрия Зиннуровна: «Фәнис абый, берәр шигырь укыгыз әле, арытып җибәрде, күңелгә ял булсын», – дип, махсус шылтырата. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә