АРЫСЛАН и. 1. 1) Мәчесыманнар семьялыгыннан, кыска йонлы, саргылт төстәге эре ерткыч хайван (ата арысланнар күпереп торган йомшак яллы була). Төлке ишәкне туп-туры арыслан янына алып барган. Әкият

2) астр. Зодиак поясына туры килә торган йолдызлык атамасы һәм шул йолдызлыкның тамгасы; әсәд

3) Кояш календаре буенча унике айдан торган йолдызлыкның бишенче ае исеме (23 июльдән 23 августка кадәр) һәм шул айда туган кеше. Минем улым арыслан аенда туды

4) күч. Батыр, кыю, гайрәтле кешегә карата әйтелә. Яшәсен гайрәтле милләт арысланнары! Г.Тукай

5) күч. Берәр нәрсәгә хуҗа булган, көчле, куәтле, йогынтылы кешегә карата әйтелә. Бу арыслан исән чакта, аның «колхоз» дип аталган бакчасына бер генә чит җанвар да үтеп керә алмаячак. Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Батыр һәм кыю булган, гайрәтле. Арыслан егеткә кызның да чәчрәп торганы кирәк. Г.Әпсәләмов

Арыслан йокысы Сизү тойгылары яхшы булу, йокы халәтендә дә сизгер, уяу булу турында. Йокысы да үтә сизгер, арыслан йокысына тиң бу илне [Кытайны] ат ияреннән торып, баш түбәсен генә күреп аңлап булмаган шул. М.Галиев. Арыслан йөрәкле Курку белмәс, көчле, кыю. [Күчем батыр:] Мөхтәрәм яугирләр! Арыслан йөрәкле ошбу егетне таныйсыздыр, шаять. В.Имамов. Арыслан сөте Аракы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә