АРЫНУ ф. 1) Нәрсә дә булса чистарып калу, арчылу. Шунда гына күк йөзе болытлардан арынды. Р.Фәизов // Чистарыну, үзен үзе чистарту. Кеше, нәфес колы булудан туктап, үз күңелен пакьләргә, игелекле гамәлләр кылырга, булган гөнаһларыннан арынырга бурычлы. Х.Миңнегулов

2) Дошман яулап алган җирләр азат булу; дошманнан котылу // Иреккә чыгу, һәртөрле изүдән азат булу. Шул ук вакытта, кимсетелүдән арыну, билгесез киләчәгемнең рәхим-шәфкатьле көннәренә ышану хисе – бөтенесе берьюлы кушылып, җанымда рәшә күк уйный. Р.Низамиев // Ычкыну, бушау, чишелү. Аркан егетнең муенына килеп төште, [ул] арканнан арынырга итте, әмма өлгерә алмады. М.Хәбибуллин

3) Шөгыль, мәшәкатьтән бушау, берәр эш белән мәшгуль булудан туктау. Ибраһим Гашигуллович, кәгазьләрдән арынып, тәрәзә аша яшәреп күренгән бакчага карады. А.Вергазов. Ул әле мәдрәсәдә уку-укытуны яңарту, аңламаган гарәп сүзләрен ятлатудан арыну --- өчен көрәшә. С.Поварисов

4) күч. Искелекне, комачаулап торган нәрсәләрне бетерү, җимерү; котылу. Театрның гомумән эш методына карата төп әйтә торган сүз: «җанлы газетчылык», «курчак уены» методыннан арынып, психологик образлар бирүгә күчәргә --- кирәк. М.Җәлил. Болар артыннан, үтмәс товарларыннан арынуны өмет итеп, уртакул сәүдәгәрләр агыла башлыйлар. И.Нуруллин

5) күч. Уй, хис, тойгылардан котылу, кире үз халәтенә кайту. Заһидулла иртәнге авыр сорауларыннан, җелегенә үткән үкенүләрдән, бигрәк тә юләрләндерә язган икеләнүләрдән тәмам арынды. Р.Сибат. Юлында тап булган кайгы-хәсрәттән арынмаса, --- аның өчен яшәүнең бер кызыгы да калмас иде. Р.Хафизова. Муса, уйларыннан арынып, шул якка күз йөгертте. Ш.Маннур // Каты йокыдан соң кире аңга килү; аптырап, югалып калудан аңлы фикер йөртү хәленә кайту. Эзәрлекләүчеләр, йокыдан арынып, өйгә килеп керсәләр, Мөхәммәд урынына Әбуталипны күреп хәйран калалар. С.Поварисов

Арына бару Аз-азлап, акрынлап, торган саен ныграк арыну. Биегрәк очу өчен, ком балластларыннан арына барырга кирәк. Ш.Галиев. Ничә көннәр инде вак яңгыр койган болытлар, Мәрҗән тавы ягыннан килеп, шомыртлык борынына таба агылалар, алар артыннан күк йөзе чистара, яңгыр болытларыннан арына бара иде. Г.Кашапов. Йорт --- Гыйбадулла картны югалту кайгысының кара корымыннан ипләп кенә арына бара. Р.Сибат

Арына төшү Бераз арыну. Улы, ниһаять, авыр тойгылардан арына төшкән. Ф.Сафин

Арынып бетү Ахырынача, тулысынча арыну. Мәҗлестән алган авыр тәэсирләрдән арынып бетә алмый, эш бүлмәсендә, уйланып, кул астындагы кәгазьләр белән әвәрә килеп утыра иде. Ф.Сафин

Арынып җитү Тулысынча арыну, арынган халәт алу. Дамир йокыдан тәмам арынып җитте. Г.Кашапов. Автобус көткәндә дә хат тәэсиреннән арынып җитмәде әле ул. М.Вәли-Барҗылы. Әмма ул – чагыштырмача гына ят, безнең рухыбыз ярлы булганлыктан, шартлы субъектлылык әсирлегеннән арынып җитә алмаганлыктан гына шулай чит булып тоела. Казан утлары

Арынып килү Акрынлап арына башлау. Гөлҗиһан баштагы югалып калудан арынып килә иде инде. Ф.Сафин

Арынып калу Билгеле бер моменттан, ниндидер сәбәп белән арыну. --- эшләгән машина гөрелтесеннән, үзара кычкырып-кычкырып сөйләшкән тавышлардан арынып калган. Н.Хәсәнов

Арынып китү Кинәт арыну. Заһидулла уйларыннан арынып китә. Р.Сибат

Арынып тору Вакытлыча, хәзергә арыну. [Заһит] Марусядан котылуына да, аракыдан арынып торуына да шат иде. М.Әмирханов. --- әнием һич эштән бушамый – әле, чөгендердән арынып торганда, колхоз келәтләрен агартып йөри. Г.Якупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә