АРЫНДЫРУ ф. 1) Чистарту, тазарту, чүпләрен алу. Өй тирәсен янган бүрәнә, кисәүләрдән арындырып, кара күмерләрне кар белән күмделәр. Р.Сибат. Ирекләр, район үзәге учреждение-оешма кешеләрен, мәктәп укучыларын алып барып, ферма торакларын тирестән арындырдылар, юдырдылар, агарттырдылар. Ф.Садриев 2) Дошман басып алган җирне азат итү, дошманны куып чыгару // Каршылык күрсәтүче, аяк чалучы кешеләрне юлдан алу. [Мәмле-Гомәр:] Мәгәр пайтәхетне, аңа тиклем, безнең гамәлләргә аяк чалырдай бәгъзе хакимнәрдән арындыру фарыз. В.Имамов 3) Нәрсәдән дә булса азат итү, иреккә чыгару. «Кыйсса»ның эчтәлегенә дөнья әдәбиятындагы мәгълүм сюжетны алуы белән, Кол Гали сүз сәнгатенең яшәешен тар этник чикләреннән арындыра һәм дөнья әдәбиятының гомуми чылбырына тоташтыра. Н.Юзиев. Аның уйлавынча, әлеге изге эшкә болай гына тотынып булмый, аңа, пакьләнеп, үзеңне, тормыш вак-төякләреннән арындырып, тулаем багышларга кирәк. Ф.Садриев. Шуңа күрә без яшьләрне хәтәр юлга бастыра торган сәбәпләрдән арындыруны төп максатыбыз итеп куярга тиешбез. М.Хәсәнов 4) күч. Уй-кичерешләрне һ.б.ны бүлдерү, туктату; хыял дөньясыннан чыгару. Озерцовны уйларыннан машина кычкырткан тавыш арындырды. Р.Мөхәммәтҗан Арындыра башлау Арындырырга керешү. Б.э.ның тәүге гасырларында христиан (бер аллалык) диненең римлылар рухи тормышына үтеп керүе аларны күп аллалыкка ышанулардан арындыра башлый. К.Гыйззәтов. Бүлмәгә узып, әнисен ике-өч катлы шәл һәм яулыклардан арындыра башлагач, үзе дә сизми-тоймыйча, калай мич шикелле янды, кызарды ул. В.Имамов Арындыра төшү Бераз арындыру Арындырып бетерү Бөтенләе белән, тулаем арындыру. Икенче көнне, пароходны тутыктан арындырып бетергәч, шәрә металлга сурик салырга керештек. М.Юныс. Җаек буйларын колчакчылардан һәм калдык-постык казак отрядларыннан тулысынча арындырып бетерергә мөмкин булачак. Ф.Сафин Арындырып җибәрү Бераз арындыру, арынырга этәргеч бирү. Сабыйның бәхетле чыркылдавы әти кешене газаплы уйларыннан арындырып җибәрде. Т.Мөбарәков Арындырып җиткерү Тиешенчә, тиешле дәрәҗәдә арындыру Арындырып кую Арындырган хәлгә китерү; алдан арындыру. Җиңүче матадор халык алкышын кабул иткән арада, арена хезмәткәрләре мәйданны канлы комнардан арындырып --- куялар. Р.Фәйзуллин Арындырып тору 1) Һәрвакыт, гел, даими рәвештә арындыру. Наилә терриконда эшли. Җир астыннан чыгарылган ташкүмерне, чистартып, ят токымнардан арындырып тора алар. Ә.Галиев 2) Әле, хәзерге вакытта арындыру. Мин Халидә апага рәхмәтле идем. Күпмедер мизгелгә, үз хәлләрен сөйләп, мине тилмерүле уйлардан арындырып торганы өчен. М.Кәбиров |