АРЫКЛА’У ф. сир. Берәр нәрсәдән арындыру, азат итү, бушату. Пәрдә ачылганда, Инәл кам бәкнең өен арыклый, ягъни явыз рухларны куалый: барабан кага, кычкырып-кычкырып җибәрә. Н.Фәттах

Арыклап алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә арыклау

Арыклап бетерү Бөтенесеннән дә тулысынча арыклау

Арыклап калу Арыклаган хәлгә килү. Шулай итеп, Әрлик ханның әшәке ялчыларын ике тапкыр турап, атып, чәнчеп чыккач, үләксәләрен яндырып, төтен белән бергә күккә очыргач, изге нарат яны тулысынча арыклап калды. Н.Фəттах

Арыклап кую Алдан арыклау

Арыклап тору Һәрвакыт, гел арыклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә