АРЫКЛАНУ ф. Арыкка әйләнү, ябык-какча хәлгә килү, нык ябыгу. Каз, ничек арыкланса да, барыбер карга булмас. М.Хәсәнов

Арыклана төшү Бераз арыклану

Арыкланып бетү Тәмам, бик нык арыклану. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып бетәләр, бик өшәнәләр. Риваять

Арыкланып калу Ниндидер сәбәптән арыкланган хәлгә килү. Юкарып, арыкланып калган Йосыф караватка сеңгән, аяк-куллары хәрәкәтсез таралган иде. А.Гыйләҗев

Арыкланып китү Кинәт кенә, бераз арыклану. [Хаҗирәнең] Күзләре эчкә баткан, үзе арыкланып киткән. Р.Гайфуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә