АРЫК II и. 1) Буадан артык суны агызу яки тегермән чарыгын әйләндерергә су җибәрү өчен махсус эшләнгән ачылмалы-ябылмалы улаксыман корылма. Буадан арыкка шаулап, суырылып су агып ятуы, шул суның яшел мүк белән капланган кырык чөй куласасын әйләндерүе аңа бик хикмәтле тоела. Хәйдәр. Кайдадыр, шырлап, кечкенә елгамы, яисә арыкмы ага. Р.Сибат. Зирекләр күләгәсеннән аккан арык суы да кипкән. М.Галиев

2) Сугару каналы (Урта Азиядә, Кавказ артында). Елгалар әби-баба заманыннан сакланган арыкларга су койган. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә