АРЫК I с. 1) Ябык; таза, нык булмаган. Аннары Энҗе, рәсемне урынына куеп, өстәл янына барып утырды да, арык йодрыкларын ияк астына терәп, терсәкләре белән өстәлгә таянган килеш, уйга калды. Г.Тавлин. [Михайлов] Зур кулын, сак кына, егетнең арык иңбашына салды. Р.Кәрами

2) Нечкә озын буйлы, ябык (кешеләр турында). Арык ирландияле этә-төртә моны, ә тегесе сабый бала күк үкереп елый. Д.Лондон. Шул килеш, үзенең шыксыз озын, нечкә һәм арык гәүдәсе белән кибән өстендә тору аңа һич тә килешми генә түгел, эчеңне тотып көләрлек. Р.Сибат

3) Көр, симез булмаган; хәлсез (хайваннар турында). Мескен арык вә кечкенә ат, сыртына чыбыркы төшкән саен, арт санын азрак сикертә вә койрыгын ике якка чайкап ала. Ш.Камал. Тик, бераз үтүгә, Гатаның арык аты тәмам хәлдән тая. Ә.Салах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә