АРЫ’-БИРЕ рәв. 1) Башта бер якка, аннан кирегә; әле – бер, әле икенче юнәлештә; әрле-бирле. Линар диванда, корсагын бүлтәйтеп, хоккейчыларның ары-бире чапканын караштырып ята. М.Маликова // Як-якка, төрле якка. Тукта, аты кая соң моның? Ары-бире карандым. Н.Дәүли. Гөлфинур, Рәфиснең күкрәгеннән аерылмаган килеш, үрсәләнеп, башын ары-бире боргалады. А.Вергазов 2) Төрлечә; тегеләй дип тә, болай дип тә (сөйләү, уйлау) 3) Кая да булса, берәр кайда (кая), анда-монда. Ирен дә ары-бире күрештереп торам. М.Кәримов ◊ Ары-бире килү 1) Аптыраудан, туктаусыз йөренү; 2) Урынында булмау, таралып юк булу (әйберләр). Ары-бире китерү 1) Кая эләкте шунда, тәртипсез рәвештә калдыру; 2) Тиз генә, ашыгыч рәвештә, кайсын кая алып кую (яшерү, урнаштыру, сату); 3) Теләсә кая, теләсә нәрсәгә бәрәкәтсез тоту, файдалану (акча, азык-төлек һ.б.) |