АРЫ рәв. 1. 1) Билгеле бер урыннан алга таба, еракка. Малайга кул селтәп, Хәлим ары китте. Хәйдәр. Шакшы тәэсирләрдән, авыр уйларымнан качарга теләп, ары китәм. Н.Хәсәнов. Көн уртасында кояш безне үртәгән мәлдә Джеффны куып җитәбез --- һәм ары китәбез. Д.Лондон // Әлеге юнәлештән бераз алга китеп, әлеге урыннан күпмедер ара калдырып. Хәзер өч квартал ары торалар бугай. И.Низамов

2) Артык, күбрәк. Дөрес, аны бер биттән ары бирмиләр, шулай да, көн саен алып кергәч, ярап куя ул. Ш.Маннур. Чокырның тирәнлеге егерме метрлар чамасы, иңе сигез-ун метрдан ары юк иде. Г.Тавлин. Әзһәмгә, болай, карап торуга, егерме өч-егерме дүрттән ары биреп булмый. Р.Кәрами

3) ары..., бире... формасында килгәндә, нинди дә булса эш яки гамәлнең әле – бу якка, әле теге якка юнәлтелүен белдерә. Ары янтаеп, бире иңкәеп барган вагон җир тетрәгәндәгечә тартылып сикерде дә шып туктады. К.Нәҗми. Шахта бабай ары карады, бире борылды, нишләргә белмәде. Ә.Галиев

2. с. мәгъ. к. аргы (1 мәгъ.). Балыкчылардан бер көймә алдык та, ярдан ярга тулышып аккан Агыйделнең көчле дулкыннары белән көрәшә-көрәшә, ары ярга чыктык. Г.Ибраһимов

3. бәйл. функ. Кайбер күрсәтү алмашлыклары белән килеп, эш-хәлнең билгеле бер вакыт үтү белән башланып киткән чыгыш ноктасын белдерә; соң. Әгәр дә аждаһа тирә-якка зыян тидермәсә, меңгәчә яши икән дә, ди, аннан ары «юха» еланга әйләнә икән, ди. Әкият. Шуннан ары байтак вакыт Самат абый безгә килмәде. В.Нуруллин. Шәкүрне бу йортта моннан ары аркан белән дә бәйләп калдырырлык түгел иде инде. Р.Гаффар

Ары бәрелү (кагылу), бире сугылу Нәрсә эшләргә белмичә, каңгырып, аптырап йөрү. Җәмилә дә, ары бәрелеп, бире сугылып йөри торгач, күршеләргә кереп китте. Л.Ихсанова. Ары китә алмау Артыгын эшли алмау, булдыра алганы шушыннан артмый, мәгънәсендә. Ләкин бу очракта ул да, кулын җәеп, уфтанудан ары китә алмый. Р.Кәрами. Ары китмәгән Ниндидер сыйфаты, гамәле белән кемнән яки нәрсәдән дә булса яхшырак түгел. Кызулыгы белән әтисеннән әллә ни ары китмәгән. Ары таба(н) Алга таба. Ары табан, тәнкыйтьче бу стильгә дә каршы түгеллеген белдерә. И.Нуруллин. Ары таба, егет белән кыз, иңне-иңгә терәп, кулларындагы сәнәкләрен алга сузып, үзләрен төрле көтелмәгән хәлләргә, куркынычларга әзер тотып атладылар. Р.Фәизов. Ары торсын Кирәк түгел. Хәмит кенә, авыр сулап, әйтеп салды: – Риза кебек «дуслар» ары торсын икән. Р.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә