А’РЪЯК и. 1. 1) Урам, елга, чокыр һ.б.ш.ның теге, икенче ягындагы урын; аргы як; киресе: бирге як. Чокыр аръягында кыр – беренче трактор тәүге буразнаны сызасы җир җәелгән иде. Г.Тавлин. Алда, юлны бүлеп яткан елга аръягында, биек тау өстендә агач стеналар белән әйләндереп алынган Зәй крепосте күренде. В.Имамов. Юлда берничә төн кунып килә торгач, ниһаять, алар Кама аръягындагы зур гына татар авылларыннан берсендә – «Т» авылында тукталырга булдылар. Ф.Хөсни

2) Эш-хәлнең алга табаны яки үткәне, калганы. Бар да артка йөгерә – хәтер аръягына. М.Галиев. Чөнки һәрнәрсәне муллалар хөкем кыла: «Яшел тышлы китап»ны ала да фәтва бирә, хөкем кыла, аръягын тикшерергә хокук юк! Ф.Ибраһимова

2. с. мәгъ. Аргы якта булган, теге якта урнашкан. Аръяк урамда каршысына очраган һәр кешегә кычкырып сәлам биреп, сәлам алып йөрде Айдаш баба. Р.Батулла. Клуб урамыннан икәү янәшә кайтып барган кызларның ---, икенчесе --- аръяк күпергә таба китте. Н.Хәсәнов. Аръяк болынны иңләп бер йөгерергә иде хәзер! М.Галиев

3. аръягында рәв. мәгъ. Артык, бик. Сагынуның аръягында булу

Аръягына чыгу 1) Моннан да артык мөмкин булмау, чиктән ашу; 2) Кирәгеннән, чамадан артып китү; 3) Билгеле бер яшьне узып китү. [Шәйхулла карт:] Сиксәннең аръягына чыгып 90 ны кусам да, күргәнем юк. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә