АРШЫНЛЫ с. 1) Аршын белән үлчәнә торган, гомумән, метрлап сатыла, алына торган. Аршынлы товар

2) Аршын озынлыгындагы (биеклегендәге, киңлегендәге). Бер елны Нократта ике метрлы су сыерын тоттык. Бер-бер мыегы гына яртышар аршынлы иде. Р.Сибат. Зәкәрия аларны ярты аршынлы, озын саплы ачкыч белән ныгытып борып бара иде. Л.Хәмидуллин

3) күч. Бик зур, шактый эре. Аның текә битләвенә, аршынлы латин хәрефләре белән, «Дөньяны мәхәббәт коткарыр» дип язылган. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә