АРШЫН и. фар. 1. 1) Метр системасы кертелгәнгә кадәр кулланылган, кулбашыннан алып бармак очларына кадәр сузылган кулның бар озынлыгын алып торган үлчәү берәмлеге (0,71 метрга тигез). Күтәрелеп җитәргә берничә аршын калганда, Гыймран сулыш алып җибәрде. М.Юныс. – Бер ун-егерме аршын булса да читкәрәк кит, сулга кит! – ди аңа аң. Ә.Гадел. Шулай итеп, буйга аршын ярымлы --- уналты яшьлек Канатны --- башлангыч классларына укытучы итеп билгеләделәр. Ф.Хөсни 2) Чирек һәм карышларга бүленгән үлчәү таягы. Әмма бу эштә дә күп кыенлыклар килеп чыга торган, чөнки кешеләр алма санап, алтын-көмеш үлчәп, аршынга тукыма тарттырып иза чиккәннәр. Г.Исхакый 2. с. мәгъ. к. аршынлы (2 мәгъ.). Байназар --- аршын буйлы, киртә юанлыгы агачны кәкре елтыр пәкесе белән юнуында булды. М.Хуҗин. Ишектә тәбәнәгрәк буйлы, аршын җилкәле, цирк көрәшчесен хәтерләткән бер кеше күренде. Г.Кашапов |