АРЧУ ф. 1) Чистарту; чүп, пычрак һ.б.ш. нәрсәләрдән арындыру; аркылы-торкылы яткан нәрсәләрне алып ташлау. Соңрак килеп утырган халык урманнарны, арчып, чәчүлек җиргә әйләндерә. Г.Саттаров. Ул арада Баһадир [үгез] да ял иткән: юлны арчуга, дәшкәнне дә көтмичә, үзе кузгалып китте. В.Нуруллин. Серле нәрсәгә соклангандай, чак кына хәрәкәтсез калдым, аннары, чүгәләп утырып, аны [китапны] туфрактан, кәгазь черемәләреннән арчыдым. М.Госманов

2) Куллар яки пычак кебек үткен кораллар белән, берәр нәрсәнең ашарга яраксыз өлешен – кабыгын, тышчасын салдыру; әрчү. Ул бүген, бичара, шуның аркасында, камбузда төне буе бәрәңге арчый. М.Мәһдиев

3) күч. Дошман басып алган урынны азат итү, дошманнарны куып чыгару. Сез кичә немец явыннан Арчыган җирдә Гөрләвек гөрли. М.Җәлил

4) күч. Нинди дә булса оешманың яки коллективның кадрлар мәсьәләсе буенча үзгәртү эшләре алып баруы (мәс., башка вазифа үтәргә күчерү; эштән чыгару һ.б.)

5) күч. сир. Чит, искергән яки бозык нәрсәләрдән арындыру. Ул аларны, әсирлектән коткарып, тамакларын туйдырачак, өс-башларына, менә бу лагерь сәләмәләреннән арчып, һәйбәт яшькелт постаудан тегелгән «Идел – Урал» формасы кидерәчәк. Ш.Маннур. Ул Җир йөзендәге начарлыкларны арчырга да тели. Г.Ибраһимов

6) күч. сөйл. жарг. Урлау, талау, басу. Беренче Кадимченең кесәсен арчый. Г.Камал

Арчып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә арчу. Каз канаты белән сул колагын арчып ал, шуннан соң менә шушы даруны колагына сал да менә монысын аның өстенә сал... К.Тинчурин

Арчып бетерү Барысын да, тулысынча арчу

Арчып җиткерү Тиешенчә, тиешле дәрәҗәдә арчу. --- юлны арчып җиткерү өчен, мондый кечкенә калибрлы пушкалардан ату гына җитмәвен алдан ук сизеп тора, шуңа борчыла иде. Г.Бәширов

Арчып йөрү Һәрвакыт, гел, бөтен урыннарда арчу. Бик «яхшы» кеше иде, өйләрне немецлар белән бергә арчып йөрде. Казан утлары

Арчып кую Арчылган хәлгә китерү; алдан арчу. Кайдадыр чишмә булырга тиеш, үлән япкан авызын арчып куйсаң, үзе бер ямь булачак бу җирдә... Г.Гыйльманов. --- чакмасын сугып җибәргән иде, кошның нәкъ күкрәгенә барып тиде дә, әйләнеп төште. Соңра егет аты янына алып кайтып арчып куйды. Әкият

Арчып тору 1) Һәрвакыт, гел, даими арчу

2) Хәзерге вакытта, әле арчу. Генерал киеме кигәне Бәрәңге арчып тора. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә