АРЧИ и. 1) тар. Патша, хан карамагындагы иң әйбәт гаскәр һәм шул гаскәрдә хезмәт итүче 2) этн. Кызны кияү йортына озата баручы(лар). --- тарантасның арткы уң як тәгәрмәче, күчәреннән чыгып, бер якка тәгәрәп китте: --- кияү белән кәләш, кияү егете һәм башкалар чак кына егылып төшми калдылар. Арчи кайтканын карап торган авыл халкы «аһ» итте: – Әстәгъфирулла! – И-и Ходаем, ахыры гына хәерле булсын! Ә.Салах |