АРХИТЕКТУ’РА и. лат. 1) Бина, йортлар проектлаштыру, аларны төзү һәм бизәү сәнгате. Аннан мин архитектураны бик яратам. Р.Кәрами. Мәктәптә укыганда, мин бит архитектура институтына керергә хыялланып йөргән идем. М.Юныс

2) Төзелешнең юнәлеше, корылма бизәлешенең стиле, характеры. Нәкышнең геометрик рәсеме интерьерның турыпочмаклы архитектура формалары белән, аларның ритмы белән ярашып килә. Г.Вәлиева. Бохара – шәһәр генә түгел ич, шәһәр-музей ул. Мондагы архитектура истәлекләрен, ай буе карап йөрсәң дә, карап бетерерлек түгел. Р.Сибат

3) күч. Берәр нәрсәнең төзелеш үзенчәлеге, композициясе. Бакча-парк архитектурасы. Ландшафт архитектурасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә