АРХИМАНДРИТ и. гр. дини Монастырь руханиларының югары титулы; ирләр монастыренда шушы титулга ия башлык; руханилар семинариясенең ректоры. Поплар, архиерейлар, архимандритлар һәм башкалар – төрле христиан «изге аталары» – кораллы командалар белән авылларга чыгып, кешеләрне мәҗбүри рәвештә православие диненә кертеп йөриләр. Җ.Рәхимов |