АРХИВ и. лат. 1) Иске язма истәлекләрне, тарихи документларны тәртипкә китерә һәм саклый торган махсус учреждение. Аның архивка килеп керү тарихы болайрак. М.Госманов // Берәр оешмада иске документлар саклана торган бүлек (бүлмә). Вакытлы хөкүмәтнең контрразведка архивлары исәндер әле... З.Фәтхетдинов. Землемер актын Ахияр үзе эзләп тапты, архивтан копиясен алдырды. М.Мәһдиев 2) Аерым оешма яки берәр кешенең эшчәнлегенә бәйле документлар, кулъязмалар, фоторәсемнәр һ.б. Бу әсәрнең дә кулъязмасы архивта саклана. Н.Юзиев. Ул фото хәзер дә саклана әле архивымда. Т.Нәҗмиев. Безнең гаилә архивында әтине мактап язган уңай характеристикалар әле дә исән. Идел ◊ Архив вирусы Үзлегеннән, архив материалларында эзләнергә, казынырга ярату хирыслыгы. Зур хәрефле әлеге Эзтабарлар безнең кебек сугыштан соң туган буын вәкилләренә дә «архив вирусы»н гомерлеккә йоктырдылар. Ш.Мостафин |