А’РХИ- гр. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса икенче кисәктә күрсәтелгән сыйфаты, үзенчәлеге иң югары дәрәҗәдә булуны белдергән алкушымча. Ә чынын әйткәндә, революциянең язмышы өчен архикуркыныч вакытлар безнең бер-беребезгә соң дәрәҗәдә турылыклы икәнебезне раслады. Ә.Гаффар

2) Кушма сүзләрдә: чиркәү хезмәткәрләренең иң югары дәрәҗәсен белдерә торган беренче кисәк: архидиакон, архиерей һ.б.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә