АРХЕОГРА’ФИЯ и. гр. Борынгы язма истәлекләрне җыю, туплау, тасвирлама язу һәм бастырып чыгару белән шөгыльләнә торган фән. Археографиянең бурычы бары бик борынгы, бары бик сирәк язмаларны гына барлау, саклау һәм өйрәнүгә кайтып калмый, әлбәттә. М.Госманов. Бу эш белән лингвистика һәм тарих өлкәләренә караган археография һәм эпиграфика фәннәре шөгыльләнә. М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә