АРХА’ИК с. 1) Борынгы, үткәндәге. Архаик чорның беренче яртысына караган тәңкәләр бер яклы гына итеп сугылган. Ә.Мөхәммәдиев

2) лингв. Кулланыштан төшеп калган, искергән. Иске сүзләрнең, архаик формаларның чагыштырмача яңарак чор әсәрләренә килеп керүләре – ул традицион әдәби телнең, китаби фикерләүнең генә тәэсире булырга мөмкин. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә