АРХАИЗМ и. гр. 1) Искелек калдыгы, борынгылык калдыгы (көндәлек тормыш әйберләре, күренешләр, төшенчәләр һ.б. турында). Сәгать биредә – бары шайтан тәгәрмәче, архаизм! Р.Әхмәтҗан. – Сафлык?.. – Архаизм! М.Мирза 2) лингв. Искергән сүз яки тәгъбир, искергән грамматик форма. Төрки телләрдәге архаизмнарның бер өлешен гарәп-фарсы сүзләре тәшкил итә. Ф.Сафиуллина |