АРУ’-ТАЛУ ф. Бик нык ару, көч-хәл бетү. Кәефсезләнү, кайгы-хәсрәт, көнләшү, ару-талу организмга бик нык тәэсир итә. М.Маликова. Көннәр буе арып-талып эшләп кайткан җир кешесенә «хезмәт көне» язалар. Ә.Сәлах ◊ Ару-талуны белмичә Бертуктаусыз, өзлексез. Кырык яшькә чаклы «ару-талу» дигән нәрсәнең ни икәнен дә белми иде. Х.Хәйруллин |