АРУЛА’У ф. 1) Чистарту, сафлау, пакьләү. [Бабай егеткә:] Әй, улым, --- мин ашлык чәчәм, игенем бик уңа, аны аруларга чарасын таба алмыйм. Әкият

2) диал. Йола буенча, мәетне җирләүгә әзерләү (юу, кәфен кидерү һ.б.). Җеназаңны чыгарып, Баялычтан ут ягып, Таза арулап күмәем. Дастан

Арулап алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә арулау. Егет шул вакыт, яшереп куйган җиреннән көрәкне алып, көрәк белән ашлыкны, бик яхшы җил килгәндә, бер минутта тау кадәр арулап алды. Әкият

Арулап кую Аруланган хәлгә китереп калдыру; алдан арулау. --- карт-коры күзгә чалынды, малае-шалае шунда урала, капка төпләрен көриләр, урамны – без узасы юлларны – ялт итеп арулап куйганнар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә