АРУЛАНУ ф. 1. 1) Матди як яхшыру, әйбәтләнү. Шагыйрь аруланган, өсте-башы шомарган – костюм, галстук, эшләпәдән. Г.Әпсәләмов. Тормыш арулану // Берәр нәрсәнең сыйфаты яхшыру, әйбәтләнү, уңайрак булу. Зәйгә җитәрәк, юл аруланды. А.Гыйләҗев

2) Берәр авырудан соң тернәкләнү, рәтләнү. Ул инде аруланган, аягына басып йөри ала. Г.Гыйльманов. – Арулан, балакай, арулан. Синсез бик кыен... Йортыбызның яме югалды, нуры сүнде ---. Г.Гыйльманов

3) Чистару, сафлану; чит нәрсәләрдән арыну. Нәкъ әнисе кушканча аруланды, кырынды, пөхтә иттереп киенде. К.Тимбикова. Анда [Болгарга] барган кешеләрнең арулана күңелләре. Г.Макаров

2. и. мәгъ. Тернәкләнү, тазару. Юлдашының хәле арулануга Зөннүн чын күңелдән сөенә иде. М.Юныс. – Ничек соң хәлләрең, кызым? – Арулануга таба, диделәр, шуңа ышанам инде. Г.Гыйльманов

Арулана бару Аз-азлап, акрынлап арулану. Күбрәк кыймылдаган саен, хәлем арулана бара. Б.Камалов

Арулана төшү Бераз, берникадәр арулану. Ә нишләп ут юк? Мөгаен, әтинең хәле арулана төшкәндер, йокласын, дип сүндергәннәрдер. Н.Әхмәдиев

Аруланып алу Бер арада, кыска вакытка арулану. --- мәчет эченә кердеңме, дин белән исәп-хисабы булмаган кешенең дә күңеле берничә минутка гына булса да сафланып, пакьләнеп, аруланып ала. Т.Миңнуллин

Аруланып бетү Тәмам, тулаем арулану

Аруланып җитү Ахырына кадәр, тиешенчә арулану

Аруланып калу Ниндидер сәбәп белән аруланган халәт алу. Тәне җиңеләеп, аруланып калса да, бу юлы бар кере дә чыгып бетмәде шикелле. З.Хөснияр

Аруланып килү Эзлекле рәвештә акрынлап арулану. – Әйбәт, кызым, инде аруланып киләм, – диде ана. Ф.Зариф. Бу арада мөнәсәбәтләре чак кына җылынып, аруланып килгәндә, тагын ызгыш-талаш килеп чыкмасмы? А.Гыйләҗев

Аруланып китү Соңгы вакытта бераз арулану. Мәрьям әбинең дә хәле аруланып китте бугай, хәзер үзе дә йөри алачак ул. Хәйдәр. Замполит, килү белән, ниндидер дару эчте һәм бераз аруланып киткән кебек булды. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә