АРУ II с. 1. 1) сөйл. Яхшы, әйбәт. Кыскасы, ару нәстә. Т.Нәҗмиев. Галимнең әти-әнисе ару гына урында эшлиләр, имеш. Ә.Хәбибуллин

2) Авырлыгы сизелерлек булган, зур, күләмле, авыр. Җилкәмә ару гына киртәлек яткырып, кулларымны шуңарга бәйләп куйганнар! Р.Низамиев. Ул чакта Батталовка котылмак юк, Арслановның да түбәсенә ару гына күсәк төшәчәк иде. Ф.Садриев

3) диал. Чиста, пөхтә, пакь. Һәм ул, тиз-тиз генә юынып, арурак күлмәк-чалбарын киде дә --- Чүкәйгә китте. В.Нуруллин. – Арурак күлмәк-ыштаныңны ки дә киттек, энекәш, – диде ул. М.Әмирханов

2. рәв. мәгъ. 1) Шәп, әйбәт, ярыйсы. Аңа да ару гына эләкте. Ф.Садриев. Ул барып кергәндә, Кендекәй белән Мәдинә ару гына сөйләшеп утыралар иде. С.Поварисов

2) Шактый әйбәт, яхшы. [Ул] Үзе дә урыс телен ару гына сукалый иде. М.Хәбибуллин. Ару яшәү

3) аруга Яхшыга, кешлеккә. Йортка яңа гына төшкән алсу битле, кирәк булса да, кирәк булмаса да һәрвакыт беләкләрен сызганып йөри торган яшь килен нәзек кенә итеп эрләгән бәрән йоныннан аруга ябыныр өчен шәл бәйләгән иде. А.Алиш

3. хәб. функ. Ярыйсы, канәгатьләнерлек; уртача. Тормышым ару, яшем җиткән, киләсе яздан да калмыйм, өйләнәм. Ф.Хөсни. – Исәнме, Хәсән абый! – Ару, кем, Харис туган, ниләр җимерәсең? Х.Хәйруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә