АРУ I ф. 1) Физик көч, егәр бетү; хәлсезләнү. Күрмәве дә бик ихтимал: Галия, фермада эшләгәч, көндезләрен бик арый, кичкә аның җеп өзәрлек тә хәле калмый. Хәйдәр. Шуңа күрә йөкле чагында һәм бала имезгән чорда хатын-кыз киеренке акыл хезмәте белән шөгыльләнергә тиеш түгел, чөнки бу – аның нерв һәм ми тукымаларының аруына китерүе мөмкин. Ф.Углов. Көне буе чалгы белән селтәнеп каткан куллар языла, арулар онытыла. Р.Хафизова

2) күч. Ялыгу, туеп бетү. [Барын да көйләп] Йөри торгач, Фатыйма да: – Арыдым... – диде. А.Алиш

Арый башлау Ару билгеләре сизелү, арганы тоелу. Тиз арый башлаган әле энекәш. Безнең яшькә җиткәч нишләр? Т.Миңнуллин

Арый төшү Бераз, берникадәр ару. Мин дә инде аңардан арый төшкән идем, шуңа күрә артыгын кыстамадым. М.Вәли-Барҗылы

Арып бетү Тәмам, бик нык ару. Мин дә әле – берсе берлә, әле берсе берлә бии-бии арып беттем. Г.Исхакый. Мин дә йөгерә-йөгерә арып беттем. Н.Дәүли. «А-а-а!» – дип кычкыра-кычкыра арып беттем. Н.Дәүли

Арып китү Берара, бераз арыганлык тою. Көннәрдән бер көнне Хәлимә ханым шушы рәвешле азык җыеп йөргәнендә бик арып китә һәм йокыга тала. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә