АРТЫШ и. 1. Кипариссыманнар семьялыгыннан мәңге яшел ылыслы куак яки агач (җимеше медицинада кулланыла); русчасы: можжевельник. Ярга сырышып үскән артыш куакларына тотынып, аска, вак ташлыкка төштек. М.Юныс

2. с. мәгъ. Артыштан ясалган, артыштан киселгән. 90 яшен тутырган Мәлик картка күршесе үзе урманнан алып кайтып ясаган артыш таяк бүләк итте. Татар иле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә