АРТЫ’К-ПОРТЫК с. 1. сөйл. 1) Кирәксез, яраксыз, иске-москы; үзеннән арткан. Артык-портык язуларын, хатларын юкка чыгарды. Ш.Маннур 2) күч. Тегенди-мондый. [Гайния] «Бу Бичураны, әкренләп, җимгә ияләштерергә, илдә шаукым кузгалып торган арада, аңарда артык-портык әйберне саклап калырга булмасмы?» – дип, эченнән план корып азаплана иде. Ф.Хөсни 2. и. мәгъ. 1) Вак-төяк, юк-бар нәрсә. Кәеф корып яшәүчеләр, Көне буе кырын ятып, Көн итәләр толчокларда Артык-портыкны сатып. Г.Камал 2) Гади, дәрәҗәсез, хөрмәткә лаек булмаган кеше. [Кәнтәйләр] ирләрнең асылларына асылыналар үзләре, бер дә койма янында аунаган артык-портыкка карамыйлар! М.Маликова |