АРТЫКЛЫК и. 1) Билгеле бер сан, күләм, үлчәмнән артык булу. --- һәркем үз алдындагы шакмакларны кабат санаган булды: артыклык юк, ә, барыбер, тугыз шакмак җитми иде. К.Тимбикова 2) Кемнән яки нәрсәдән өстенлек, яхшырак сыйфат. Сөйгәнеңнең артыклыгы була, кимчелеге булмый. Мәкаль. [«Байлык – бер айлык», «Байлык – морад түгел, фәкыйрьлек – оят түгел» һ.б. мәкальләрдә] --- кешенең төп артыклыгы, төп кешелек сыйфаты байлык яки ярлылыкта түгел икәнлеге бик ачык әйтелә. Н.Исәнбәт. Әнә шул артыклыгы ятимгә азмы-күпме юаныч бирми калмаган. И.Нуруллин 3) лингв. Артык сүзләр кулланылу; русчасы: плеоназм. Телләрдә аналитик һәм синтетик чараларның кушылуы кайчак артыклыкка китерә, чөнки бер үк грамматик мәгънә берничә төрле грамматик чара белән белдерелә. Ф.Сафиуллина 4) грам. Сыйфат һәм рәвештә белдерелгән үзлекләрнең иң югары дәрәҗәсен күрсәткән грамматик категория. Артыклык дәрәҗәсе сыйфаттан алда урнаша торган универсаль «иң» кисәкчәсе һәм индивидуаль, бары тик бер сыйфатка гына яки фонетик яктан үзара охшаш берничә сыйфатка гына ялгана торган препозитив кисәкчәләр ярдәмендә ясала. Татар грамматикасы |