АРТЫК с. 1. 1) Кирәгеннән артып киткән, артып калган; кирәгеннән тыш. [Сыер] Бер елдан соң сөтне ике мәртәбә артык бирә башлаган. Р.Сибат. Артык бүлмәләрендә, хәтта мунчасында да фатирчылар тота һәм хакын да каерып ала иде. Ш.Маннур. Артык кием-салым хатын-кызның гүзәллеген, сылулыгын яшерә генә. М.Хәсәнов 2) Кирәксез, хаҗәте булмаган; тиешсез, урынсыз булган. Артык сүз ычкындырмагаем, дип, үзе дә шүрләгән булса кирәк, башы күккә тиярдәй шатланып кайтып киткән шул сүзләрдән соң. Ф.Хөсни. Ул үзенең бу мәҗлестә инде артык кеше булуын сизә. А.Вергазов 3) күч. Әллә ни; күзгә күренерлек, сизелерлек. Галәмне айкап төшкән космонавтларга да артык исе китми башлаган безнең заман халкын фән кандидаты булу белән генә шаккатырып булмый да булмый инде. В.Нуруллин. Аларга үрнәк булган Көнбатыш Европа илләреннән Алмания, Италия, шулай ук Австралиядә гөрләп чәчәк аткан классик музыка әсәрләренең дә ниндирәк даирәләрдә туганлыгы, үстерелгәнлеге артык сер булмаса кирәк. М.Госманов. Аның киләчәге фаҗига булып бетәчәге дә артык шик тудырмый. Казан утлары 2. рәв. мәгъ. 1) Бик нык, чиктән тыш, чамасыз. Нәкъ шуны искәрткәндәй, Әхмәтсафа артык коелып төшмичә генә сүз башлап азаплана әнә. Ф.Сафин. Халыкның артык дәрәҗәдә күндәмлеге, юашлыгы, үҗәтлеге шаккатыра иде аны. М.Әмирханов. Ни өчен безне туган җирдән аердылар? Әллә әтинең артык та намуслы, артык та эшсөяр булуы сәбәп булдымы? Идел 2) Күп, күбрәк. Наратлык буенда уздырган сәгатьтән артык вакыт эчендә, ул тагын икенче кешегә әверелде. Ф.Садриев. Әхмәдулла – сабыр кеше, гадәтенчә, артык сөйләшми. Р.Сибат. Районда меңнән артык трактор бар. Казан утлары. Москонцерт уздырган гаять таләпчән конкурста Шәфика, ике йөздән артык җырчыны артта калдырып, җиңеп чыкты. Мирас 3) Кирәгеннән тыш, тиешеннән күп; чаманы белмичә; арттырып. Син дусты бит, әйт әле шуңа, артык көчәнмәсен, яраткан энекәшемнән колак кагасым килми, ди. З.Хөснияр. Чөнки, артык тел озайта башласа, бер баруында, үзенең дә ике катлы йортта «куна калуы» ихтимал. Р.Кәрами. Я моңаеп, уйланып утыра, я кирәгеннән артык шаяра. Р.Кәрами 4) Шуннан ары, аннан тыш; алга таба. Мин ул чакта боларның һәммәсен, шулай тиеш, дип кабул иттем һәм бу турыда артык баш ватмадым. Д.Лондон. – Бу хәтле җаһил да булырсың икән! – Нәгыймәттәй, ярсуына буылып, шуннан да артыгын әйтә алмады. К.Кәримов. Юк, хатны артык укый алмадым. Н.Дәүли 5) Шулардан башка, тагы, өстәмә. Аларда бер кечкенә гаилә өчен кирәк булган әйберләрдән артык берни юк. А.Шамов. Бәлки, ул кулъязманы сүтеп ташларга теләмәгәндер, ә, бәлки, әйтеп торудан файда юк, бу карттан шуннан артыгын көтеп булмый, дип уйлагандыр. Ә.Еники 6) Кирәксез, урынсыз, вакытсыз. Әүхәтнең сүзләренә җавап кайтаруны артык санап, Гөлҗиһан эндәшмәде. Ф.Сафин 7) Кабаттан, яңадан, янәдән; башкача, тагын да. Чәй эчкән вакытта, шинель белән итекләр мәсьәләсе артык телгә алынмады. Ш.Камал 8) Күбрәк, ныграк. Мин аны, ата булганга күрә генә түгел, акыллы булуы, ягымлылыгы, сөйкемлелеге өчен, дөньяда һәммә нәрсәдән дә, барлык кешеләрдән дә артык яратам. Г.Бәширов 3. хәб. функ. 1) Яхшы, яхшырак. Ул юлда йөргәнче, пристаньда бер атна пароход көтеп утыруың артыграк. Т.Галиуллин. Атасы, онытма инде, болай итеп мал асраганчы, асрамавың артык. Х.Хәйруллин. – Минем өчен аның эшкә урнашуыннан укырга керүе артык, – диде Татьяна апа. М.Юныс 2) Кирәге калмау, ихтыяҗ бетү, артыксыну, мәгънәсендә. Үз хатыны да артыктыр әле... З.Фәтхетдинов 4. и. мәгъ. Кирәгеннән артып киткән берәр нәрсә. Бу минутларда аның артыгын, кирәкмәсне сорашуы, барлык уй-гамәлне бутап ташлавы мөмкин иде. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Әмма, җәяүлегә янчык та авыр, дигәндәй, малай моннан да артыгын күтәрә алмам, кадерле азыкны ярты юлда ташлап калдырырга туры килмәгәе, дип борчылды. А.Хәлим. Ярый, дускайларым, артыгын да текелдәп ташладым бугай инде. Ш.Маннур ◊ Артыгы белән җиткән Булган кадәресе дә бик иркен, таман, артып калырга мөмкин дәрәҗәдә җиткән, башкача кирәкми. Хәер, монысы да артыгы белән җиткән иде кызны бәхетле итәргә. М.Кәримов. Артыгы-киме юк Чын дөресе, һич арттырусыз. Артыгын ычкындыру Кирәкмәгәнне, ярамаганны сөйләп (әйтеп) ташлау. Язган хатлар барысы да ачып укылды, артыгын ычкындырган кешеләр шунда ук хөкем ителде. Ф.Бәйрәмова. Артык итенү Чамасыз масаеп китү, узыну, чаманы белмәү. Артык йөк Мәшәкать тудыручы, кирәксез кеше яки эш. Үз өстемә артык йөк алырга, кемнәр өчендер җаваплы булырга теләмәгәнмендер. М.Кәримов. Артыкка җибәрү Чамадан уздыру (мәс., сүздә, кыланышта). Артыкка китү Чама югалу, чама бозылу. [Тикшерүче:] Молчать! Саботажник! Мин сиңа күрмәгәнеңне күрсәтермен. Монысы инде артыкка китте! Р.Кәрами. Артык кашык Эшләмичә ашап ятучы, кирәксез кеше. Бригада – менә-менә сүрүе ертылырга торган мендәр кебек, ә яшь-җилбәзәк, юашрак егетләр беркайчан да артык кашык булмый. Р.Кәрами. Артык күз Берәр нинди эш-хәрәкәтне күрергә, белергә тиеш булмаган кеше. Артык кылану к. артык итенү. Бик явыз, кирәгеннән артык явыз кыланды шул, дип уйлап куйды Җәмилә. М.Хәсәнов. Артык тамак к. артык кашык |