АРТУ ф. 1) Сан, күләм, авырлык ягыннан күбәю, зураю, үсү, ишәю. Сөтнең тулай җыемы быел кимендә егерме-егерме биш процентка артачак. Х.Хәйруллин. Яңгырдан соң, елгада су артты. А.Чурбанов. Маңгаенда җыерчыклар арткан бугай. К.Кәримов. – Безнең халыкның каны коелганнан, илдә ятимнәр артканнан аларга ни соң? – дип куйды Мукум абзый. А.Хәсәнов. Заһит китергән әйберләрне арзан бәягә алып, кыйммәткә сатып җибәрә башлагач, Сәгыйтьнең кереме күзгә күренеп артты. Ф.Яруллин 2) Моңарчы булганга яңадан берәр нәрсә (мәс., эш) өстәлү. Язга чыгу белән, алар өчен эш тагы да артты, төзелештәге көнлек эшләреннән соң, кешеләрне далага чирәм җир казырга куа башладылар. Ф.Бәйрәмова. --- котельныйдан чыккан төтеннең, гараж-мастерскойларда аккан бензин-майларның, фермадан чыккан тиреснең күләмен билгеләп, табигатькә ни дәрәҗәдә зыян салынуын ачыклый һәм чистарту юлларын күрсәтә. Әгәр шундый документ булмаса, хуҗалык җитәкчесенә штраф артыннан штраф салалар. Шул рәвешле, авыл кешеләренең тагын бер мәшәкате артты. М.Маликова 3) Күрсәтелгән эш-хәлдән соң узып китү, үтеп китү (мәс., ел, яшь, гомер). Анда карт шаһиншаһ гүр иясе булып, тәхеткә аның улы Бахрам менеп утыруы хакында хәбәр таралуга бер елдан артты инде. Б.Рафиков. [Җамал әби:] Инде миңа сиксән тулып артты. К.Сибгатуллин. Гафу итегез, Касыйм Сабирханович, безнең килгәнгә ике сәгатьтән артты инде. Д.Салихов 4) Берәр нәрсәнең бәясе яки сату кыйммәте күтәрелү. Яңа елдан коммуналь хезмәтләр өчен түләү шактый артты. Ф.Зариф. Исәпләсәң, искитәрлек, бәяләр бит ничек артты. Р.Хисмәт // Хезмәт өчен түләү хакы, пенсия акчасы күтәрелү. «Сугышта катнашучы» таныклыгын да бирделәр, пенсиясе дә артты. М.Ибраһимов. Ул арада гонорарлар да артты. М.Маликова 5) Артык булу, кирәкмәскә әйләнү; ташлану. Кем аңлатыр: нәрсә булды илгә, Ничек ипи артты табыннан? В.Галиев 6) Нинди дә булса үзлекнең, сыйфатның һ.б. билгеләрнең чагылыш дәрәҗәсе көчәю, күрсәткече күтәрелү. Ырынбур тирәләрендә эсселек тагын да арта. М.Юныс. Бу исә культурабыз үсү, кешеләрнең рухи таләпләре арту, тормышның көннән-көн катлаулана баруы --- белән бәйләнгән. Г.Ахунов. Икесендә дә ихласлык, бер-берсенә ышаныч арта иде кебек. Х.Камалов 7) күч. Берәр кемнең яки нәрсәнең абруе, дәрәҗәсе, даны күтәрелү. Колхозлашу чоры башлангач, ул козырьның [Сабирның] кыйммәте тагын да артты. М.Әмир. O бәрәңге, елдан-елга даның артты, Туган җирең – тирес түккән абзар арты, Өстәлләрдә кышын да син, җәен дә син, Тема булдың Тукайга, Хөсәенгә син. Г.Афзал. Мондый хәл районда күрелмәгән нәрсә иде, минем дан артты бугай, югарырак постлар тәкъдим итә башладылар. Н.Гыйматдинова. Хан моңа ышанып, күңеле шат булып, сәламәтлеге артты, аны үзенә угыл кылып, Нурмөхәммәд дип исем куйды. Ә.Баhадир Арта бару Һаман саен, эзлекле рәвештә, акрын гына арту. Җәннәт эзләп, авылдан китүче яшьләр саны арта бара. Ф.Садриев. Уйлаган саен, сагышларым арта бара. Н.Дәүли. Көн үткән саен, үтәлмәгән хезмәт көннәре арта бара. Ф.Сафин. Погром куркынычы арта барды. Казан утлары Арта башлау Артырга тотыну. Бу вакытта инде көннәр озыная, яктылык арта башлаган иде. Г.Әпсәләмов Арта бирү Артуын дәвам итү Арта килү Эзлекле рәвештә, системалы арту, өсте-өстенә өстәлеп арту. Завод-фабрикалар, автомашиналар чыгарган газ һәм төтен күләме елдан-ел арта килә Арта тору к. арта бару. Без белә-белгәннән бирле штат кыскарту бара, ләкин, кыскарткан саен чиновниклар саны арта тора. Р.Миңнуллин. Мөхәммәд пәйгамбәрнең иманга чакыруларына колак салып мөселман булган кешеләр Мәккә шәһәрендә арта торды. Ф.Яхин. Демонстрантлар саны һаман арта торды. Казан утлары Арта төшү Бераз арту; тагын да арту. Әгәр егеттә кызга карата тирән хис борын төрткән икән, гадәттә, аның тыйнаклыгы арта гына төшә. Ф.Углов. Җәмгыять аяусызлана һәм саңгыраулана барган саен, кешеләрдә эгоизм һәм хөсетлек арта төшә. Н.Хәсәнов. Бездә соңгы елларда комплиментарлык кимеде, аның каравы, барлык әсәрләрне бергә тезеп яманлау арта төште. Г.Ахунов Артып бару Якын вакытта, шушы тирәләрдә артачак яки арткан булу; акрынлап арту. Яшем инде сиксәннән артып бара. Н.Фәттах Артып калу Билгеле күләмгә сыймау. Миндә ике пропуск артып калды. Мирас. Ләкин Хупҗамал абыстайның күңеле булган, тавык буяу планы тулысынча үтәлгән, өстәвенә, әле ярты бактан артыграк буявы да артып калган. Ф.Хөсни. Эш урыны гел артып кала монда, кешеләр гел җитми. Ә.Галиев Артып китү Билгеле бер чиктән, нормадан, тиешле күләмнән арту. Температурасы кырыктан артып киткән иде. Х.Камалов. Терлекче Рәшит Мортазинның фермадагы хезмәт стажы 36 елдан артып китә. К.Тимбикова. Көннең эсселеге кырык биш градустан узып, һавадагы дым туксан проценттан артып китсә, хәлем шәптән булыр, дип өметләнмә. М.Юныс. Андый мәкаләләр өчен каләмхак – гонорар да кайвакытларда газеттан алган айлык хезмәт хакыннан артып китә иде. Р.Мирхәйдәров Артып тору Эзлекле рәвештә, аз-азлап арту. Фронтларда сугышлар кыза барган саен, безнең чабаталарга да сораулар артып кына тора. А.Хәсәнов |