АРТТЫРУ ф. 1. 1) Сан, күләм, үлчәм ягыннан күбәйтү, үстерү, ишәйтү. Ә бит сөтне, киметү түгел, ике атна эчендә сыер башына йөз иллешәр грамм арттыру бурычы куелды. Ф.Садриев. Мин ханның, Болгарның җирен-суын арттыру өчен, чит халыклар белән сугыштым. Н.Фәттах 2) Эш-хәрәкәтнең тизлеген, интенсивлыгын көчәйтү, зуррак итү. Аяклар таш шикелле булса да, кызулыкны арттырдым. Ә.Хәбибуллин. Янчурин, уйларыннан арынып, Байталының янтыгына шпорларын кыскалады, тизлекне арттырырга тырышты. Ш.Шәйдуллин. – Тизлекне дә арттырып, күмергә дә экономия ясарга йөкләмә алгач, кочегарларга нык тырышырга туры киләчәк, – диде өченче механик Горбенко. М.Юныс 3) Дәрәҗәсен, куәтен яки нинди дә булса сыйфат билгеләрен күтәрү, үстерү. Аннан, белемен арттыру өчен, Мәскәү тимер юл техникумына җибәрәләр. Т.Нәҗмиев. Мондый хәл исә җаваплылыкны тагын да арттырырга тиеш. Т.Галиуллин. Шушы уй аның күңелен җылытып җибәрә, укуга дәртен тагын да арттыра иде. Ф.Сафин. Монысы аның матурлыгын бары тик арттыра гына. М.Хәсәнов 4) Бәя, хезмәт хакын күтәрү. Тагын азрак кына [бәясен] арттырырга була. Хәйдәр 5) Кемгә дә булса үзеңә дигәннән бүлеп бирү, өлеш чыгару. Дөресен генә әйткәндә, Халидә үзе дә Рифгатьне әнисеннән ким яратмый, кайткан чакта, стипендия акчасын ничек кирәк алай арттырып, аңарга Алабугадан нинди дә булса берәр бүләк алып кайтырга тырыша иде. Ф.Хөсни. Мәскәүләр кайтып төшсә, үзебезнең кышлык ит-бәрәңгедән аларга да бераз арттырырга туры килер, дип, әти күңелгә шом салып куйды. Заман 6) күч. сөйл. Берәр хәл, күренеш турында, үзеннән ялган кушып, күпертеп сөйләү; чынбарлыкта да нәкъ шулай булган кебек күрсәтү; шапырту, шапырыну. Малайлар миңа «арттырасың түгелме?» дигән кебек карап куйдылар. Р.Хафизова. Арттырып сөйләгәч, вакыйгага үзең дә катнашкан кебек буласың. М.Галиев 2. арттырып рәв. мәгъ. Билгеләнгән нормадан, тиеш күләмнән артыграк итеп. Иптәшләр, быел без сезгә планны икеләтә арттырып бирәбез. Б.Сөләйман. Планны да, өстәмә планны да арттырып үтәдек, бусын азрак киметеп булмыймы, Рәшат Галиевич? Х.Хәйруллин. Ул бу срокны арттырып тутырган иде инде. М.Хуҗин Арттыра бару Торган саен күбрәк арттыру, арттырганнан арттыру. --- һәр гектарыннан уңыш алуны да арттырганнан-арттыра барганнар. М.Хәсәнов. Матурлыгын дөнья Гел арттыра бара. Г.Афзал Арттыра башлау Арттырырга тотыну. [Мәүлитҗан:] Әгәр арттыра башласам, аякка басарсың. Д.Салихов Арттыра тору Эзлекле рәвештә, аз-азлап арттыру. Ә тормыш шартлары, дуслар ярдәмендә, ихтыяҗны көннән-көн арттыра гына тора. М.Юныс. Җае чыккан саен, ул исәпне арттыра торды, һәм «Партизан Расад» сүзләре немецлар арасында телгә дә керә башлады инде. Г.Кутуй Арттыра төшү Бераз арттыру. Идарә башлыгы, аяк өсте торып сөйләшүнең рәсмилекне арттыра төшүен шәйләп, урынына утыргач, халык бераз тын торды. Р.Кәрами. Кырга чыккач, тизлекне тагын да арттыра төшеп, ул инде Чүкәйгә бара торган юл өстендәге таныш урман буена килеп тә җиткән иде. В.Нуруллин Арттырып алу Тиз арада, кыска вакытка арттыру Арттырып бетерү Артык, чамадан тыш арттыру. Мәгънә, рифма бөтенлеген сакламыйча, әллә нинди сүзләр, җөмләләр арттырып бетергәннәр. М.Җәлил Арттырып җибәрү 1) Мөмкинлектән файдаланып кинәт арттыру. Үз йортларына кайткач, сарыклар санын арттырып җибәрделәр. З.Зәйнуллин 2) күч. Сөйләгәндә, язганда билгеле бер чиктән, чамадан чыгып арттыру; булмаганны да, булды, дип әйтү, сөйләү, артыграк арттыру. Арттырып җибәрдем бугай, министр көлеп куйды. Х.Хәйруллин. [Сәлмән:] Арттырып җибәрдем бугай. Д.Салихов. Автор арттырып җибәрмәде микән, дип тә куясың. С.Шәмси Арттырып кую Арткан хәлгә китерү. – Син малыңны миңа калдырып кит, мин аны арттырып куярмын, – ди. Х.Гатина Арттырып ташлау к. арттырып җибәрү (2 мәгъ.). Арттырып ташлый торган гадәтем бар шул. Ә.Гаффар Арттырып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз арттыру. Шуңа күрә ул, үз-үзен саклар, яшәтер өчен, бертуктаусыз салым күләмен һәм түрә-чиновниклар санын арттырып торырга мәҗбүр. Т.Миңнуллин. Кара чәчләреңә бәс кунган; бу ак чәчләрең затлы тоз кебек матур ялтырый. Алары да килешеп, ышандыру көчен арттырып тора. Т.Галиуллин |