АРТТАН рәв. 1. 1) Арткы яктан, арка ягыннан, бару юнәлешендә. Авылдан чыгып шактый баргач, арттан аларны җигүле ат куып җитте. Р.Кәрами. Менә болар шулай барганда, арттан: «Һайт, бер якка!» – дигән тавыш ишеттеләр. Г.Исхакый

2) Ахырдан, соңыннан, соңгысы булып. Иң алдан Зөфәр, аннан – атасы, арттан Абу баба бара. Б.Сөләйман

2. бәйл. функ. Берәр нинди эш-гамәлне башка зат аша, аның арадашлыгы белән башкаруны белдерә; аркылы, аша. Күршем улына дигән күчтәнәчләрне минем арттан җибәрде

Арттан куучы бармы (юк) Ашыктырып торучы, куалап торучы булмагач ашыкмаска да мөмкин, дигән мәгънәдә. Көнозын авыр чүкеч белән селтәнү җиңел түгел, әмма түзәргә була, арттан куучы юк. З.Моталлапов. Арттан этүче Ярдәм итүче, булышлык күрсәтүче. [Әсләф:] Тормышымда арттан этүчеләр булмаса да, юашларны таптап, усалларны җайлап күтәрелдем мин. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә