АРТТАЛЫК и. 1) Артта булу, артта калу. Безнең техник һәм технологик артталыкның нигезендә социаль яктан артта калу ята. Ә.Борһанов. Әмма бу юлы --- артталыкның сәбәпләрен берәм-берәм күрсәттеләр. Г.Кашапов. Ул да, иң беренче, туңга сөрүнең барышын сорады, артталыкның сәбәпләрен ачыклады. Х.Хәйруллин 2) Наданлык, мәгърифәтсезлек. Әлеге китапта ---, икенчедән, феодаль Көнчыгыш, гарәп илләрендәге артталыкны, үзе әйткәнчә, төрле «юньсезлекләр»не тәнкыйть итү --- ачык төсмерләнә. Ш.Садретдинов |