АРТТА рәв. Арткы якта. Артта Аскәрнең хатын-кызларны, кычкыртып, куып йөргәне ишетелә. Т.Гыйззәт ◊ Артта булу Калышу. Артта калу 1) Эш барышы начарлану, әкренәю. Ә уңай герой җиңәргә тиешле тормыш каршылыклары булып, җитмешенче еллар прозасында артта калган колхозлар һәм төрле оешмалар, маңгай тире, арка тире түгүне көтеп яткан зур-зур эшләр сурәтләнде. Казан утлары; 2) Надан калу, белеме сай булу, тормыш таләпләренә җавап бирерлек хәлдә булмау. Артта калдым бу мәсьәләдә. Ф.Хөсни; 3) Вакыйга, хәл-кичерешләр үткәнгә күчү, үткәндә калу, онытылу, бетү. Димәк, бөтен мәшәкатьләр артта калды. Ф.Садриев. Артта тору 1) Исемлек буенча яки тезелеп торган рәттә иң артта булу; 2) Икенче планда булу, әһәмиятле булмау |