АРТСЫЗ с. 1) Арты юк, арка терәве булмаган. Шуңа күрә [Мотаһир] тәрәзә каршындагы өстәл яныннан артсыз ике урындыкны, уртадагы тишекләренә бармак тыгып, ишек катынарак кузгатып куйды. Р.Кәрами. Аның кинәт көлеп җибәргән тавышына, газ плитәсе янындагы артсыз урындыкта йокымсырап яткан йонлач песие дә башын күтәреп карады. З.Хөснияр 2) Үкчәсе ачык (аяк киеме турында). Бер кат трико-футболка, джинсы күлмәк, артсыз башмаклардан гына урам буйлап атлаучыга кешеләр сәерсенеп карыйлар. И.Сираҗи |