АРТКЫ с. Артта булган, артка урнашкан, арт яктагы, киресе: алгы. Арбаның арткы бер тәгәрмәче --- кыек-мыек бара. Р.Сибат. [Рухия] Мотоциклның арткы утыргычына барып тотынды. В.Нуруллин. [«Нива» машинасының] Арткы ишеге булмагач, ошатмаган. Т.Нәҗмиев

Арткы акыл Эш үткәч кенә башка килә торган, ачы тәҗрибә белән килгән акыл, сабак. --- мәкаль, күбесенчә, һәммәбез өчен гыйбрәтле бер өлге сүз, уртак әһәмияте булган бер арткы акыл, бер тәҗрибә яки иҗади хыял кыставы астында килеп чыккан бер мисал булып туа. Н.Исәнбәт. Арткы планга калу Онытылу, сүрелү, игътибар үзәгеннән төшү. Печән өстендә чуртан балыгыннан пешкән шулпа авыз иткәнгәме, Вятка буенда уха пешерү арткы планга кала башлаган иде. Р.Сибат. Арткы уй Яшерен явыз ният. Арткы число белән Соңыннан, күпмедер вакыт үткәннән соң. [Шәмгун] Димәк, мин аларга арткы число белән кул куярга тиеш?! Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә