АРТКА рәв. Арт якка, юнәлешнең кире ягына. Вакыйф сумкасын идәнгә куюга, дуслар ирләрчә кочаклаштылар да, берәр адым артка чигенеп, бер-берсен тагын күздән кичерделәр. С.Шәмси. Ул тыңлаусыз сирәк чәчләрен артка сыпырды. Р.Сибат. Сиңа тик бер адым алга, ә миңа бер адым артка атларга иде! – без аңлашыр идек! Р.Гаташ

Артка китү Начарлану. Артка чигерү Кичектерү, күчерү, соңарту. Җәза бирү чаралары да бар: фатир чиратын артка чигерү, җәй көне ял бирмәү һ.б. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә