АРТИСТЛЫК и. Артист булу; артист һөнәре, профессиясе. Ирек бу эштән дә җирәнмәде, үзенең артистлык сәләтен эшкә җигәргә тырышты. Ф.Садриев. Ләкин һич кенә дә артистлык һөнәре юк икән егетнең, хәтта кубыз да уйный белми, сәхнә уены юк та юк инде! Ш.Маннур. Мәгәр кызый авылдан китү турында сүз кузгатмый, артистлык хыялы турында кат-кат искәртеп, өйдәгеләрнең теңкәсенә тими. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә