АРТИСТЛА’РЧА рәв. сөйл. 1) Артист кебек, артистларга хас булганча. [Сәгыйть] Китап-дәфтәр кыштырдатып дәрес әзерләргә җыенган җиреннән, кинәт башын күтәреп, артистларча килештереп, шигырь укый башлады. Ф.Сафин. Бераз вакыт үткәч, Сәгыйть Рәмиев, артистларча баскан килеш, көчле тавыш белән, бер озын көйгә, аннары кыска көйгә җырлады. Казан утлары 2) Оста, шома, бик яхшы белеп. Тик ул шундый матур итеп, нәфис итеп артистларча сөйли ки, – тыңлаган кешеләрнең күз алдына ул сөйләгән вакыйгалар аллы-гөлле чынбарлык булып килеп баса. В.Юнысов 3) күч. гади с. Ясалма, сәхнәдә уйнаганча. Ул шушындый матур хәрәкәтләр белән артистларча гына чыгып китәргә уйлаган иде, ләкин аны Муса бүлде. Ш.Маннур. Харис Рәмзия апасы алдыннан ишекне каерып ачты, аннары, рәхим итегез, дигәнне аңлатып, артистларча кулын алга сузды. Б.Камалов |