АРТИСТЛАНУ ф. сөйл. 1) Образ барлыкка китерү, образ тудыру. Бу көнне итле аш пешкәнен шулай артистланып күрсәтсә дә, ай-вайлап чакырсак та, табынга калмады: – Нәкыя апагызның токмачы казанда сикереп калды, булмый, парин. Б.Рәхимова

2) Кылану, көлдерү, үз-үзен ясалма тоту. [Полковник:] Комедия ясап, артистланмагыз, зинһар, сез театрда түгел! Ә.Гаффар. Карачкы --- артистланырга ярата. З.Фәтхетдинов. [Кыз Ринатка:] – Алдашасыз. Артистлану сезгә килешми. В.Нуруллин

Артистланып алу Бераз, аз гына, тиз арада артистлану. Салих янә кәнфитләнеп, артистланып алырга булды. Т.Галиуллин

Артистланып бетү Артистлану дәрәҗәсенә җитү

Артистланып тору Әле, хәзер артистлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә