АРТИСТ и. лат. 1) Сәнгать әсәрләрен тамашачылар алдында башкаручы (җырчы, актёр, музыкант һ.б.). [Күршем:] «Бу мөгаллимә ролендәге артист бик яхшы уйный», – диде. Г.Исхакый. Артист халкы кайда да артист булып кала. Ф.Сафин

2) күч. сөйл. Берәр эштә зур талант иясе, нинди дә булса эшне бик оста башкаручы (тискәре мөнәсәбәттә дә). Һәммәсеннән димәсәк тә, сатучыларның күбесеннән менә дигән артист чыгар иде. К.Кәримов

3) күч. гади с. шаярт. Кыланчык, уйнап сөйләшкән, үзен ясалма тоткан кеше. Кави карт, Исбахны күреп, шаркылдап көлә: «Монысы тагын нинди клоун?! Артист!» Д.Салихов. «Ә-ә, шулаймыни...» – дигән булды Хәдичәтти артистка. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә