АРТИЛЛЕ’РИЯ и. фр. 1) җый. Төрле конструкциядәге һәм калибрдагы туплар. – Ә пулемётлар, артиллерия?! Г.Бәширов. Бохара өлкәсенең Каган шәһәрендәге янгын артиллерия складларын юкка чыгарган. Шәһри Казан

2) Шундый туплар белән коралланган гаскәр төре. Алар белән артиллерия һәм атларны чыгарырга исәп тотылды. В.Казыйханов. Түбән Новгородка, чит ил инженерлары белән бергә, артиллерия җибәрелә. Идел

3) Төрле утлы ату коралларының төзелеше һәм алардан файдалану ысуллары турындагы фән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә