АРТИКУЛЯ’ЦИЯ и. лат. лингв. 1) Сөйләү әгъзаларының авазларны әйткән вакыттагы хәрәкәте һәм торышы. Авазның акустик билгеләре сөйләм аппаратының эшчәнлегенә – авазның артикуляциясенә бәйле була. Ф.Сафиуллина

2) Сөйләмдә сүзләрне, авазларны дөрес һәм ачык итеп әйтү дәрәҗәсе. Әлбәттә, диктор сөйләменең иң мөһим сыйфатларыннан тагын берсе – яхшы дикция һәм төгәл артикуляция. P.Заһидуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә