АРТЕ’РИЯ и. гр. 1) анат. Канны йөрәктән бөтен тәнгә – әгъзаларга һәм тукымаларга тарата торган кан тамыры. Шул чагында артерия – кан тамыры зарарланган булырга тиеш. Э.Шәрифуллина

2) күч. Әһәмияте зур булган, мөһим роль уйнаган бәйләнеш, элемтә чарасы (мәс., тимер юл һ.б.). Әйе, ул – чыннан да киң тормыш белән сугарылган артерия, Чаллының хезмәт кайнап торган организмына көч бирүче артерия. М.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә