АРСЕНАЛ и. фр. хәрби 1) Сугыш кораллары һәм хәрби кирәк-яраклар саклый торган склад. Брандт шәһәр арсеналында булган барча коралларны тикшерттерә. В.Имамов 2) күч. Нәрсәнең дә булса зур микъдары, саклык чыганагы 3) күч. Кемнеӊ дә булса эш итү ысуллары, чаралары җыелмасы. Ялындырганда, кыланганда, --- хатын-кызны бөгәргә, сындырырга Сабит арсеналында йөзләгән ысул бар иде. А.Гыйләҗев 4) күч. Запас. Оригиналда ул әдәби эшләнеше ягыннан кайтышрак булса да, театр белгечләре аны арсеналга алырга булдылар. Г.Ахунов |