АРПА I и. 1) Кыяклылар семьялыгыннан, орлыгы ярма, сыра һәм фураж әзерләүгә китә торган, озын кылчыклы башаклы үсемлек. Тагын мең ярым гектар арыш, көзге бодай, арпа һәм солы ята. Г.Кашапов 2) Шул үсемлекнең орлыгы, бөртеге. Узган сезонда «Яңа юл» колхозы дәүләткә ике мең центнер арпа тапшырды. М.Мәһдиев ◊ Арпа камыры Булдыксыз, оешмаган, таркау кеше. Боларны җанландыра торган мәсләк тә, «берлек» дигән зур бер көч тә булмаганга, болар арпа камыры кебек [«иттифакчы»лар] таралды да китте. Г.Исхакый. Арпа суы Сыра. Арпа эчендә бер бодай Бертөркем кешеләр арасында нинди дә булса өстенлеге (уңганлыгы, матурлыгы һ.б.) белән аерылып торган кеше |