АРМУТ и. фар. бот. 1) Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, көньякта үсә торган, матур сурәтле үзагачлы, күп тармаклы җимеш агачы; русчасы: груша 2) Шул агачның татлы сусыл җимеше. [Матэ:] Молдова, Болгария якларында да юк шундый хуш исле алмалар, андый армутлар. З.Зәйнуллин. Биек-биек хрусталь вазаларга матур итеп тезелгән алма, йөзем, армут, шәфталу, әфлисун, слива шикелле җимешләр --- табынны мул итеп күрсәтәләр. Ш.Маннур |