А’РМИЯ и. фр. 1) Дәүләтнең барлык (коры җир, диңгез, һава) кораллы көчләре. Вафа самолётка беренче мәртәбә армиядән кайтканда утырды. З.Моталлапов. Армиядә хезмәт итү миңа бик күп нәрсә бирде. В.Нуруллин. [Сәрия:] Син армиядә чагында, ул минем белән гел бергә булды. Д.Салихов 2) Диңгез һәм һава кораллы көчләреннән аермалы буларак, коры җир хәрби көчләре 3) Төрле гаскәрләрдән торган берничә корпус яки дивизияләр берләшмәсе. Обер-лейтенант бик мөһим «кош» булып чыга, шул ук көндә аны армия штабына озаталар. В.Казыйханов 4) күч. Бертөрле гомуми эш, һөнәр-белгечлек буенча берләшкән күп кешеләр төркеме |